Онлайн трансляция

Свернуть

Росреестр җир кишәрлекләрен дроннар ярдәмендә тикшерә башлады

Росреестр җир кишәрлекләрен дроннар ярдәмендә тикшерә башлады

https://tnv.ru

22 Май 2026, 12:09

Җир участогы дөрес теркәлгәнме? Койманы күршеләрнең территориясенә кертеп кормаганнармы? 

Росреестр җир бүленешен күктән күзәтә башлады. Хокук бозу очракларын ачыклау өчен алар дроннар очыра. Бу - эшләрен ун тапкырга җиңеләйтә һәм тизләтә. Хуҗасыз җир кишәрлекләре, ярамаган урында җыелган чүп-чар өемнәре, күршеләрнең жирен үзләштерү - шушындый кагыйдәләрне бозучыларга узган ел 9 меңгә якын кисәтү ясаганнар. 

Тикшерүчеләргә бүген хәбәрчебез Сиринә Васильева кушылды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар