Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның яңа милли сәясәте: Татар җәмәгатьчелеге аңа нәрсә өстәр иде? | Адымнар

Татарстанның яңа милли сәясәте: Татар җәмәгатьчелеге аңа нәрсә өстәр иде? | Адымнар

https://tnv.ru

25 Май 2026, 17:40

0

0

Татарстанның яңа милли сәясәте: Татар җәмәгатьчелеге аңа нәрсә өстәр иде? | Адымнар

Бу атнада Татарстанда — дәүләтнең милли сәясәт концепциясе дөнья күрде. Рәис указы белән расланучы документ — 2008нче елда кабул ителгән нөсхәсен яңарта. Ни өчен үзгәрттеләр дигәндә - узган ел ахырында Россиянең милли сәясәт буенча стратегиясе яңартылган иде. Безнеке шуннан соң төзәтмәләр таләп иткән.

Милли сәясәт концепциясе — бер Республикада яшәүче халыкларның хокукларын саклап-яклап, шушы территориянең үзенчәлекләрен, андагы тарихны һәм тормыш рәвешен исәпкә алып булдырылган катлаулы документ. Аны хәзерге Татарстандагы этносоциаль вәзгыятьне чагылдыра, диләр.

Әлбәттә, милләткә кагылышлы документ барлыкка килә икән, безне — анда татар халкының урыны һәм аның мәнфәгатьләренең билгеләнеше борчый. Нидер югалтканбызмы? Әллә табышлары күбрәкме? Монда татарга кагылышлы зур бер бүлек бар — анда дәүләт теле буларак, татар телен саклау һәм куллану, аны укыту алымнарын камилләштерү, яшьләр арасында һәм профессиональ даирәләрдә популярлаштыру ихтыяҗы, шулай ук сөйләмебездә алынма сүзләрне киметү кирәклеге бәян ителә. Тарихны өйрәнү һәм халыкка җиткерү, шулай ук, интернетта туган тел контентын арттыру мәсьәләсе акка кара белән язылган.

Рузәл Шәрипов концепция белән танышты. Үзгәрешләр нигә кирәк булган да? Татар җәмәгатьчелеге милли сәясәттә тагын нәрсәне күрергә теләр иде?


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар