https://tnv.ru
26 Май 2026, 12:10
78
0

27нче майда мөселманнар — Корбан Гаетен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә.
Бәйрәмнең төп йоласы — корбан чалу. Казанга сарыклар кайтарта башладылар инде. Казыйлар шурасы быелгы нисаб күләмен 100 мең сум дип билгеләгән. Ягъни мөселман кешесенең шуның кадәр артык акчасы булса, корбан чалу мәҗбүри дип санала.
Йолаларны уздыру өчен санитар һәм ветеринар таләпләргә зур игътибар бирелә. Теләсә кайда чалмаска һәм калдыкларны ярамаган урынга ташламаска! Бәйрәмгә әзерлекнең шартлары турында — Инзилә Хөсәенова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0