Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа салым системасы: Татарстан эшмәкәрләре нинди кыенлыклар белән очраша? | Адымнар

Яңа салым системасы: Татарстан эшмәкәрләре нинди кыенлыклар белән очраша? | Адымнар

https://tnv.ru

08 Июнь 2026, 08:58

62

0

Яңа салым системасы: Татарстан эшмәкәрләре нинди кыенлыклар белән очраша? | Адымнар

Бизнес вәкилләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булып, аларның гозерләрен, тәкъдимнәрен ишетеп, ярдәм итү юлларын эзләү - Татарстан җитәкчелеге өчен даими эш. Бу атнада гына Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашты. Сөйләшү, һәрвакыттагыча, ачыктан-ачык  була.  Анда тармакны борчыган кискен мәсьәләләр хакында фикер алышалар.

Әйтик, яңа салым системасы турында. Быелның беренче кварталында Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре аны 16 процентка күбрәк түләгән. Казнага 81 млрд сум акча керткәннәр. Әмма моны белгечләр - эшмәкәрләрнең кереме артуы белән түгел, салым системасындагы үзгәрешләр белән бәйләп алата. Ел башыннан илдә НДСны - 20 млн керем алучылар да түли. Бу - бизнес вәкилләренең чыгымнарын бермә-бер арттырды. Кайбер эшмәкәрләрнең салымга киткән акчасы 80%ка күбәйгән.

Рәис мондый шартларда бизнес вәкилләренә нишләргә киңәш итә? Эшмәкәрләр үзләре аңа ничек яраклаша? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар