https://tnv.ru
30 Июнь 2026, 15:30
42
0

«Татар-информ» белгечләре Татарстан студентларының кайсылары тулай торакка беренче чиратта урнашу хокукына ия булуын аңлатты.
Тулай торакка өстенлекле тәртиптә көндезге бүлектә укучы ташламалы категориягә караган студентлар урнаша ала. Алар арасында 23 яшькә кадәрге ятим балалар, уку вакытында әти-әнисен югалткан студентлар, балачактан инвалидлар, I һәм II төркем инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация аварияләрен бетерүдә катнашучылар, шулай ук кимендә өч ел хезмәт стажы булган контрактчылар бар.
2026 елның 1 сентябреннән башлап, балалы студент гаиләләренә тулай торакта аерым бүлмә бирү мөмкинлеге дә карала. Урнашу өчен паспорт, гаилә турында белешмә, керемнәр һәм ташламаларны раслаучы документлар, шулай ук уку йорты урнашкан шәһәрдә торак булмавы турында белешмә кирәк булачак.
Бюджет нигезендә белем алучы студентлар да тулай торакта түләүле урынга дәгъва итә ала. Бу бигрәк тә югары уку йорты урнашкан торак пунктта үз фатиры яки йорты булмаган очракта актуаль.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0