Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәндә су өстендәге фаҗига үлем белән тәмамланды

Яшел Үзәндә су өстендәге фаҗига үлем белән тәмамланды

https://tnv.ru

08 Июль 2026, 09:46

194

0

Яшел Үзәндә су өстендәге фаҗига үлем белән тәмамланды
Тикшерүчеләр Яшел Үзән районында Идел елгасында килеп чыккан фаҗигадән соң җинаять эше кузгатты. Кичә Щурячий бакчачылык ширкәте янында бер компания ял иткән. 22 яшьлек кыз, дустыннан гидроцикл алып елга буйлап йөргән һәм өч сапбордистны бәрдерә.

Идарә итү таныклыгы булмый. Аларның барсы да суга егылып төшкән. Икесе яр буена үзләре чыга. Ә бер ир-атның башы бәрелгән. Ул суга төшкәч югала. Гәүдәсен дүрт сәгатьтән соң гына табалар.

Хәзер яшь кызга нинди җәза яный? Зыян күрүчеләрнең хәле ничек? Гомере өзелгән ир-ат кем булган? Фаҗига урыныннан Нәфисә Минәҗева.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар