Онлайн трансляция

Свернуть

Казан гимназиясендә күпләп атыш оештырып гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев өйләнгән

Казан гимназиясендә күпләп атыш оештырып гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев өйләнгән

https://tnv.ru

16 Июль 2026, 10:56

770

0

Казан гимназиясендә күпләп атыш оештырып гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев өйләнгән
Казанның 175нче гимназиясендә күпләп атыш һәм кеше гомерен өзү өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Илназ Галәвиев «Кара дельфин» төзәтү колониясендә өйләнгән. Аның хатыны Мәскәүдән 18 яшьлек журналистика белән шөгыльләнә башлаган кыз булган, дип хәбәр итә Mash.

Чыганаклар мәгълүматлары буенча, Диана К. Галәвиевне беренче тапкыр суд утырышында күргән. Соңрак ул аның белән очрашуга килгән, шуннан соң пар язылышырга карар иткән. Язылышу май ахырында Соль-Илецк шәһәрендәге ИК-6 колониясендә теркәлгән. Ир белән хатын елына бары бер тапкыр гына күрешә алачак.

Искәртик, 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиянең элекке укучысы Илназ Галәвиев корал белән уку йортына бәреп кергән һәм җиде укучыны, шулай ук ике укытучыны үтергән. Тагын 24 кеше яраланган.

Галәвиев махсус режимлы төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук аңа 200 мең сум штраф билгеләнде. Хөкем карары буенча, мораль зыян өчен 22 млн сум компенсация дә каралган. Әлеге эш буенча 600дән артык кеше зыян күрүче дип танылган.

Фото: Mash

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар