https://tnv.ru
21 Июль 2026, 16:36
212
0

Мотоциклда юлга чыгу - кеше үлеменә китергән. Төнлә Баулы районында ике тәгәрмәчле транспорт чит ил машинасы белән бәрелешә. Автоинспекторлар әйтүенчә, 32 яшьлек шофёры тизлекне арттыру сәбәпле, мотоцикл ауган.
Аннан соң ул Chery Tiggo автомобиле тәгәрмәче астына килеп керә. Мотоцикл йөртүченең артында утырган 28 яшьлек кыз һәлак булган. Аның башына каска кигәнлеге билгеле, әмма авыр тән җәрәхштләре алу сәбәпле - ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче гомере өзелә. Ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә иткән ирнең юлда йөрү тәҗрибәсе - 14 ел.
Кагыйдәләрне тупас бозу очраклары теркәлми. Быел республикада мототранспорт катнашында 135 авария килеп чыккан, аларда 12 кеше һәлак була, 146сының сәламәтлегенә зыян килгән.
Фото: пресс-служба Госавтоинспекции Татарстана

Бүлешергә
Комментарии 0