Онлайн трансляция

Свернуть

Лениногорскида буада 15 яшьлек үсмер батып үлгән

Лениногорскида буада 15 яшьлек үсмер батып үлгән

https://tnv.ru

29 Июль 2026, 09:10

95

0

Лениногорскида буада 15 яшьлек үсмер батып үлгән
Кичә Лениногорскиның Менделеев урамындагы буада 15 яшьлек үсмер батып үлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан МЧС матбугат хезмәтендә.

Кичкә таба һәлак булучының гәүдәсен коткаручылар ярдан 40 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектән күтәреп алган һәм хокук саклау органнарына тапшырган. Бу урында коену өчен махсус җиһазландырылган урын булмаган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Әлеге хәл буенча тикшерүчеләр «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: МЧС РИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар