Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында яшәүче Дилә Исмәгыйлевага "Герой-ана" исеменә лаек булучы хатын-кызларга тиешле 1 миллион сум акча бирелерме?

Яшел Үзән районында яшәүче Дилә Исмәгыйлевага "Герой-ана" исеменә лаек булучы хатын-кызларга тиешле 1 миллион сум акча бирелерме?

https://tnv.ru

31 Июль 2026, 10:36

32

0

 Яшел Үзән районында яшәүче Дилә Исмәгыйлевага "Герой-ана" исеменә лаек булучы хатын-кызларга тиешле 1 миллион сум акча бирелерме?
"Герой-ана" исеменә лаек булучы хатын-кызларга 1 миллион сум акча кайсы очракта түләнергә тиеш? Бу сорау Яшел Үзән районының Бакырчы авылында яшәүче Исмәгыйлевлар гаиләсен күптән кызыксындырган.

Аларның әниләре Дилә апа - 11 бала әнисе. Герой ана исеме аңа әле Совет чорында ук бирелә, әмма миллион гына түләнми. Хакимият органнарына мөрәҗәгать иткәч, гаризаларын кире кагалар. Ни өчен исемне 2022нче елдан кабат бирә башласалар да, Дилә Исмәгыйлева акчаны ала алмаячак? Репортажны карыйк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар