https://tnv.ru
31 Июль 2026, 11:50
94
0

Лаеш районында булган авария урыныннан 4 баланы хастаханәгә алып китәләр. Алар утырган микроавтобуска Форд машинасы бәрелә. Мәскәүнең “Русь” яшүсмерләр хоккей командасының җыенга барышы булган.
Автобус юл читенә төшеп ава, ә Форд фокус автомобиленең алгы ягы ватылып беткән. Автобус салонында шофердан кала, 12 бала һәм аларны озатып баручы булган. Һәлакәттә балалар гына тән җәрәхәтләре ала. Тикшерү комитеты җинаять эше ачты.
Авария урынында машина йөртүчеләр нәрсә турында сөйли? Ни өчен балаларны ярышларга йөртү мәсьәләсе иминлек ягыннан тәэмин ителмәгән? Гөлназ Сәйфетдинова репортажын карыйк.

Бүлешергә
Комментарии 0