Онлайн трансляция

Свернуть

Вандаллар һәм акча җитмәү: Казанда паркларны ничек коткарырга?

Вандаллар һәм акча җитмәү: Казанда паркларны ничек коткарырга?

https://tnv.ru

04 Август 2026, 10:18

20

0

Вандаллар һәм акча җитмәү: Казанда паркларны ничек коткарырга?
Казанда соңгы 15 елда парк-скверларның саны 5 тапкырга арткан. Ә аларны карап тоту өчен акча ике тапкыр да өстәлмәгән. Финанслар җитмәү - аларның чисталыгында һәм уңайлылыгында чагылыш таба. Моннан тыш, вандаллар да үз эшен эшли. Аеруча Континент һәм Җиңү паркларын, Салават күпере, Светлая долина микрорайоннарындагы ял урыннарына еш зыян салалар.

Бүген әлеге мәсьәләне Казанда - “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә күтәрделәр. 2 атна элек җәмәгать урыннарын карап тоту - Рөстәм Миңнехановның тәнкыйтенә эләккән иде. Ватык атынчыклар, тишек батутлар, өзелгән электр чыбыклары барлыгы ачыкланган. Рәис паркларны тәртипкә китерү бурычын куйды. Казанда бу эш ничек тормышка ашырылачак? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар