https://tnv.ru
04 Август 2026, 11:38
31
0

Быел Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә 45 млн сум бүленәчәк. Бу узган 2024–2025 еллар белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары порталында чыккан тендерда.
Программада «Казан» гаилә үзәге янында җирле коллективлар һәм Россия эстрадасы йолдызы катнашында концерт каралган. Әлегә артистның исеме ачыкланмаган, әмма аның өчен бизнес-класс белән очыш һәм биш йолдызлы кунакханәдә люкс номерлар каралган.
Казан ратушасында аерым чара узачак: 18 кешедән торган оркестр, хор һәм ике телдә чыгыш ясаячак Татарстан артисты катнашачак.
Бәйрәм 22:00 дә башланачак 4 минутлык салют белән тәмамланачак. Залплар Казансу акваториясендәге алты ноктадан җибәреләчәк.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0