Онлайн трансляция

Свернуть

Базар һәм кибет продукциясе белән агуланучылар арткан: җиләк-җимешне каян аласы?

Базар һәм кибет продукциясе белән агуланучылар арткан: җиләк-җимешне каян аласы?

https://tnv.ru

05 Август 2026, 10:08

63

0

Базар һәм кибет продукциясе белән агуланучылар арткан: җиләк-җимешне каян аласы?
Казанда карбыз ашаганнан соң 4 яшьлек бала реанимация бүлегенә эләккән, 11 айлык сабый гөмбә белән агуланган. Ел башыннан республикада шундый 14 очрак теркәлә.

Нигездә, башкала халкы зыян күргән. Базар һәм кибет киштәләрендәге продукциянең сыйфаты лабораторияләрдә тикшерелсә, урамда, кибет яннарында сәүдә итүчеләр белән көрәшергә туры килә. Җәйге чорда алар аеруча күбәя. Товарның сыйфаты турында документлары юк, продукцияне кайдан алганнары билгеле түгел.

Быел шул рәвешле мең ике йөз кешегә штраф салганнар. Җиләк-җимешне каян аласы һәм кемгә ышанасы? Инзилә Хөсәенова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар