https://tnv.ru
27 Август 2026, 13:30
142
0
9 яшьлек Варвара Блохинаны этләр талап үтерүдә кем гаепле? Кичә шул сорауга Яшел Үзән судында җавап эзли башладылар.
Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә 9 яшьлек кызны мәктәптән кайтышлый, өере белән этләр талап үтергән иде. Тикшерүчеләр килеп чыккан фаҗигада - подрядчы оешма - "Кот и пес" фонды җитәкчесе Альберт Галиев, аның кул астында эшләүче Максим Иванов һәм алар белән килешү төзегән түрә Нияз Минхаҗев - районның торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе гаепле дип саный.
Алар - "Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" һәм "Хезмәтенә ваемсыз карау" маддәләре буенча җавап тоталар. Судта этләр талаган кызның әнисе дә бар иде. Ул фаҗига көне турында ниләр сөйләде? Ни өчен утырышка зооволонтерлар килгән? Тулырак Инзилә Хөсәенова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0