https://tnv.ru
31 Август 2026, 10:23
9
0
2027 елда Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләр 11 көн ял итәчәк. Бу хакта "РИА Новости"га РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров хәбәр иткән.
Белгеч сүзләренчә, яллар 2026 елның 31 декабрендә башланып, 2027 елның 10 гыйнварында тәмамланачак.
Хөкүмәт ел саен эш һәм ял вакытын баланста тоту өчен ял көннәрен күчерү тәртибен раслый.
Хезмәт кодексы нигезендә, эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән ял көне иң якындагы эш көненә күчерелә.
«Бу кагыйдә Яңа ел бәйрәмнәренә туры килгән ял көннәренә кагылмый. Аларны ел дәвамындагы теләсә кайсы эш көненә күчерергә мөмкин», — дип өстәгән Машаров.
Шулай итеп, 2027 елда 2 гыйнвар, шимбә көненә туры килгән ял көне 5 ноябрьгә, 3 гыйнвар, якшәмбе көнендәге ял 31 декабрьгә, ә 20 февраль, шимбә көнендәге ял 22 февральгә күчереләчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0