Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерү 9 октябрьгә күчерелде

Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерү 9 октябрьгә күчерелде

https://tnv.ru

06 Октябрь 2026, 10:15

17

0

Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерү 9 октябрьгә күчерелде
Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү 7 октябрьдән 9 октябрьгә күчерелде. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү вакыты үзгәрешсез калды. 10:40та сиреналар республика күләмендә, 10:44тә муниципаль дәрәҗәдә кабызылачак. Шулай ук 10:43тә телевидение һәм радиоканаллар тавышлы хәбәр тапшырылачак. Халыктан тикшерүгә тыныч карауны сорыйлар.

Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, бу хакта беркая да хәбәр итәргә кирәкми. Республикада халыкка хәбәр итү системасы 1980нче елларда барлыкка килгән, соңрак яңа торак микрорайоннары төзелгән. Белгечләр проблемалы урыннар турында хәбәрдар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар