Онлайн трансляция

Свернуть

Яшүсмерләр рульгә утыра: юллардагы яңа куркыныч күренеш | Адымнар

Яшүсмерләр рульгә утыра: юллардагы яңа куркыныч күренеш | Адымнар

https://tnv.ru

19 Октябрь 2026, 13:29

Яшүсмерләр рульгә утыра: юллардагы яңа куркыныч күренеш | Адымнар
Республика юлларында ел саен ким дигәндә 10 бала үлә. Узган елны 15 фажига бн тәмамласак, быел 14кә җитте. Күпчелек очракта - алар пассажир булган. Әмма соңгы елларда - яңа ике күренеш күзгә ташлана. Балалар мотоцикл бн автомобильне үзләре сатып ала. Аннары машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, аңа утырып олы юлга чыгалар һәм авариягә эләгәләр.

Узган якшәмбе кичендә булган һәләкат ата-аналар өчен дә, балаларга да гыйбрәт булырлык. Казанда 15 яшьлек малай рульдә барганда 35 яшьлек җәяүле хатынны бәрдереп үтерә һәм авария урынын ташлап китә.

Автомәктәпләрдә машинада йөрергә 16 яшьтән өйрәтә башлыйлар. Бала 4 ай укып, кагыйдәләрне өйрәнеп куя да, 17 тулгач имтихан тапшыра. Таныклыгын 18дә бирәләр. Бер яктан ул урта һөнәр белем алучы егетләр өчен мәгкуль әйбер. Әмма бер руль артына утырып караган яшүсмернең ике ел буе көтәргә түземлеге җитәме соң? Бүген рәсми статистика буенча, яңа гына укып чыгучылар, тәҗрибәле шоферларга караганда аварияләргә ешрак эләгә. Белгечләр хәлгә нинди бәя бирә һәм аны үзгәртү өчен нинди тәкдимнәрен җиткерә? Инзилә Хөсәенова ачыклык кертте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар