Онлайн трансляция

Свернуть

Белгечләр автомобиль шиналарын алыштыру өчен уңайлы һава торышын фаразлады

Белгечләр автомобиль шиналарын алыштыру өчен уңайлы һава торышын фаразлады

https://tnv.ru

21 Октябрь 2026, 10:05

Белгечләр автомобиль шиналарын алыштыру өчен уңайлы һава торышын фаразлады
Мәскәүдә октябрьнең соңгы ункөнлегендә автомобиль шиналарын алыштыру өчен уңайлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТАССка Россия Гидрометеорология үзәгенең әйдәп баручы белгече Марина Макарова хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, башкалада һава температурасы +7…+8 градус булачак. Кайбер җитештерүчеләр нәкъ шундый һава торышында автомобильләрне кышкы шиналарга күчерергә киңәш итә.

Моңа кадәр Марина Макарова машина йөртүчеләргә кайсы төбәкләрдә кышкы шиналарга күчәргә вакыт җитүен сөйләгән иде.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар