Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан халкын ноябрь башында дүрт ял көне көтә

Татарстан халкын ноябрь башында дүрт ял көне көтә

https://tnv.ru

26 Октябрь 2026, 10:54

Татарстан халкын ноябрь башында дүрт ял көне көтә
Татарстанда ноябрьнең беренче эш атнасы гадәттәгедән кыскарак булачак. Биш көнлек эш атнасында эшләүчеләр өчен 2–8 ноябрь аралыгында 4, 6, 7 һәм 8 ноябрь ял көннәре булачак. Шулай итеп, бу атнада өч кенә эш көне кала.

Бу ике бәйрәмгә бәйле. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Икесе дә эшләми торган бәйрәм көннәре санала.

Бәйрәм алды көннәре булганлыктан, 3 һәм 5 ноябрьдә эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак, дип искәрттеләр Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар