Онлайн трансляция

Свернуть

Росстат: Татарстанда бензин кыйммәтләнгән, ә Россия буенча - арзанайган

Росстат: Татарстанда бензин кыйммәтләнгән, ә Россия буенча - арзанайган

https://tnv.ru

29 Октябрь 2026, 15:26

Росстат: Татарстанда бензин кыйммәтләнгән, ә Россия буенча - арзанайган
Татарстанда 19–26 октябрьдә АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе арткан. Росстат мәгълүматлары буенча, беренчесе бер литрга 31 тиенгә, икенчесе 33 тиенгә кыйммәтләнгән.

АИ-92 бензинының уртача бәясе 69,04 сумнан 69,35 сумга, АИ-95 бәясе 74,27 сумнан 74,60 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензин бәясе үзгәрмәгән — бер литры 100,94 сум тәшкил иткән.

Дизель ягулыгы 17 тиенгә кыйммәтләнеп, бер литры 80,51 сумга җиткән.

Шул ук вакытта Россия буенча бу чорда бензин бәясе, киресенчә, 1,4 сумга кимегән. Ил буенча бер литр бензинның уртача бәясе 76,64 сум тәшкил иткән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар