Онлайн трансляция

Свернуть

Мергасов йортының киләчәге Татарстан Югары судында хәл ителә

Мергасов йортының киләчәге Татарстан Югары судында хәл ителә

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2026, 11:00

Мергасов йортының киләчәге Татарстан Югары судында хәл ителә
Татарстан Югары судында Казандагы иң билгеле тарихи биналарның берсе — Мергасов йорты буенча утырыш башланды. Биредә танылган язучылар Кави Нәҗми белән Абдулла Алиш яшәгән, аларда Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Салих Сәйдәшев кебек күренекле шәхесләр кунак булган.

Бинаны 1959нчы елда мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертәләр, ә 2000нче еллар башында — ул авария хәленә килә. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты уздырган экспертиза — бина җимерелмәсен өчен аны сүтеп, яңадан салырга кирәклеген күрсәткән.

Әмма кайбер белгечләр моның белән риза түгел. Ике якның фикерен судта Сиринә Васильева тыңлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар