Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга Татарстанның иң яхшы хат ташучылары җыелды

Казанга Татарстанның иң яхшы хат ташучылары җыелды

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2026, 10:52

Казанга Татарстанның иң яхшы хат ташучылары җыелды
Казанга басма матбугатның тугры ярдәмчеләрен — почта хезмәткәрләрен җыйдылдар. Иң яхшы күрсәткечкә ия булган 30лап хезмәткәр — хат ташучыны бүләклиләр.

Тантанада «Татмедиа» һәм «Татарстан почтасы» җитәкчелеге катнашты. Әлеге бәйгене берничә ел элек «Шәһри Казан» редакциясе башлап җибәргән. Бүгенге көнгә кадәр бу традиция дәвам итә.

Аларның хезмәте нәтиҗәсендә, татар телле газета һәм журналлар укучыларына барып җитә. Иң яхшы почтальоннар белән Сабина Идиятуллина танышты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар