https://tnv.ru
23 Ноябрь 2026, 12:55

Бу атнада Россиянең 3 төбәге охшаш канун кабул итте. Татарстан, Әстерхан өлкәсе һәм Санкт-Петербург — 1нче марттан вейпларны һәм аларның сыекчаларын сатуны тыйды. Шушы законны кабул иткән көнне үк — күрше Башкортстанда электрон тәмәке тарткач, 16 яшьлек малайның кисәк хәле начарая. Коткара алмаганнар. Тарту белән бәйлелеге бармы? Үлемнең сәбәбе нидә? тикшерү бара. Яңа законны кертүчеләрнең төп аргументы — үсеп килүче буынның сәламәтлегенә янаган куркынычны туктату.
Гомумән, Татарстан Дәүләт Советының бу сессиясе җәмәгатчелектә кайнар фикер алышулар уята торган проектларга бай булды. Депутатлар «Оешмаларның күчемсез милегенә салым» кертте. Ул турыдан-туры торак төзүчеләргә кагылачак. Әйтик, төзелеш оешмасы йорт сала, кайбер фатирлар шунда ук сатыла. Кайберләре айлар буе тора. Хәзер шул — милек балансындагылары өчен алар кадастр бәясеннән салым түли башлый. Бу бюджетка якынча 900 млн сум керем бирәчәк, диде финанс министры.
Төзүчеләрне хафага салган канун, фатир бәясе нишләр дип борчылган халык һәм депутатлар фикере — Люция Нотфуллинаның парламенттан әзерләгән репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0