Онлайн трансляция

Свернуть

ЦУМ: Уникаль осталарны бер түбә астына җыйган проект - бүген ничек яши? | Адымнар

ЦУМ: Уникаль осталарны бер түбә астына җыйган проект - бүген ничек яши? | Адымнар

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2026, 14:55

ЦУМ: Уникаль осталарны бер түбә астына җыйган проект - бүген ничек яши? | Адымнар
ЦУМ — Казанда уникаль осталык үзәге ачылганга бу көннәрдә ярты ел булды. Димәк, без аны алты айлык бала белән чагыштыра алабыз. Республика Рәисе карары белән булдырылган үзенчәлекле проект беренче адымын ясый, берәмләп санарлык осталар яңача эшләргә өйрәнә, ә халык аның нәрсә икәнен аңларга тырыша.

Ярты елда ЦУМга 600 меңнән артык кеше килгән. Бүген монда 63 резидент эшли, тагын кырыгы — чиратын көтә. Монда урнашу өчен теге яки бу кәсепнең уникальлеген, халкыбызга хас булуын ике комиссия раслый. Бүгенге ЦУМны Совет чоры кибете белән чагыштырырга ярамый. Монда һөнәрчеләр эшли, шунда ук үз товарларын сата һәм аны ясарга өйрәтә. Кул эше, бердәнбер нөсхәдә.

Бу үзенә күрә - халкыбызның бай мираслы сандыгын ачып куеп бар дөньяга бер урында күрсәтү. Моңарчы һәр оста аерым-аерым эшләде һәм үз көнен үзе күрде. Хәзер алар арасында да горизонталь хезмәттәшлек барлыкка килә башлаган. 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрү кирәк. Алия Хәйретдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар