Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды

Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2026, 15:00

Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды
Хәләл продукция берлеген булдырырга тәкъдим итәләр, бизнес-проектлары белән таныштыралар һәм Рәисне киләсе елга Бурятиядә узачак Сабантуйга чакыралар. «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узды.

Җыен Казанның уникаль осталык үзәгендә оештырыла. Россиянең 55 төбәге һәм 9 чит илдән килгән 400дән артык делегатны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Форум 19нчы тапкыр үткәрелә һәм татар дөньясындагы эшлекле элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге бирә.

Быелгы очрашуда милләттәшләребез нинди фикерләрен җиткерде? Нинди казанышлары турында сөйләде? Форумнан Люция Нотфуллина репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар