Онлайн трансляция

Свернуть

Ни өчен Сара Садыйкова һәйкәлен 30 ел буе куя алмыйлар?

Ни өчен Сара Садыйкова һәйкәлен 30 ел буе куя алмыйлар?

https://tnv.ru

05 Ноябрь 2019, 15:04

216

0

Без тиешле кешеләр белән очраштык һәм һәйкәлнең киләчәге турында сөйләштек.

Ни өчен Сара Садыйкова һәйкәлен 30 ел буе куя алмыйлар?
Танылган татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 113 ел. Бөек шәхесне мәңгеләштерү максатыннан Казанда аның һәйкәле барлыкка киләчәк. Тик сынны кую эшләре инде 30 елга сузыла. Ниһаять боз урыныннан кузгалды. Булачак һәйкәлнең урынын тәгәенләделәр. Ә халык аны кайчан күрә алачак?

Менә ул Журналист Рафаэль Сальмушев шәһәр җитәкчелегенә 27 ел буе язган хатлар һәм җавапларны туплап бара.

Журналист, Сара Садыйкова фонды әгъзасы Рафаэль Сальмушев:
"Күпме кул куйдырдык, җыйдык. Ул бит беренче композитор, хатын-кыз җырчы, шуңа без - ветераннар аңа һәйкәл булсын иде дип телибез. Иске татар бистәсендә булсын иде", - диде ул.

Башта Сара Садыйкова һәйкәлен Юнысов мәйданына куярга теләгәннәр. Тик соңрак урын үзгәрә: Тукай белән Әхтәмов урамнары кисешкән чат билгеләнә. Тик фонд әгъзаларына бу сквер ошамый. Туристлар да йөрми, өстәвенә янәшәдә мәчет, диләр. Алар Тукай белән Татарстан урамнары кисешкән ноктаны күрсәтә.

Һәйкәл булдыру - Сара Садыйкова фонды әгъзалары фикере. Аны скульптор Рада Нигъмәтуллина эшләгән. Әмма фонд рәисе дә, сынчы да октябрь аенда вафат булдылар. 3 дистә елга сузылган эш шул рәвешле тагын туктап калыр дип куркалар. Чөнки инде берничә ел элек үк композиторның кызы һәйкәлне күрергә теләп, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Сынны ул ташландык заводта эзләп таба.

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская:
Завод буш, эшләми, бер бүлмәдә караңгыда, тузанда ята иде. Коточкыч, фотога төшермәдек инде", - диде ул.

Хәзер һәйкәл кая киткән соң? Һәм авторлары үлгәннән соң - эшне кем башкарып бетерәчәк? Бу хакта Татарстанның мәдәният министрлыгыннан сорадык.

Татарстан мәдәният министрлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Өмидә Гапарова:

"Ул татарстанның мәдәни мирасында, заводта сак астында саклана. Узган атнада гына очрашып сөйләштек. хәзерге вакытта эзерлек эшләре, проект булдырыла - исполком тарафыннан. Бу эшне тизләтергә җыенабыз".

Сара Садыйкова һәйкәле турында "Татарстан хәбәрләре" сюжетыннан белә аласыз. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров