Онлайн трансляция

Свернуть

Угра елгасы янында булган каршылык нинди тарихи әһәмияткә ия? - белгечләр фикере

Угра елгасы янында булган каршылык нинди тарихи әһәмияткә ия? - белгечләр фикере

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2019, 15:20

264

0

Угра елгасы ярындагы каршылыкны Калуга губернаторы Анатолий Артамонов зур җиңү буларак бәйрәм итәргә тәкдим итә.

Угра елгасы янында булган каршылык нинди тарихи әһәмияткә ия? - белгечләр фикере
УГРА - Калуга белән Смоленск өлкәләрен иңләп ага торган, 399 километрга сузылган елга. Менә шунда 500 ел элек булган вакыйгалар бу атнада илнең сәяси фикер алышу мәйданына әйләнеп кайтты. Хәтерләсәгез, июньдә Калуга өлкәсе депутаты Думага Угра елгасы буенда князь Иван гаскарләре белән Зур Урдадан Әхмәт ханныкы арасында каршы тору вакыйгалары тәмамлануны бөтен ил күләмендә билгеләргә тәкдим иткән иде. Шул чакта ук бу шикле тәкдим бәхәс китереп чыгарды. Күпчелек аны тәнкыйтләде. Безнең парламент та закон проектын хупламады.

Бу атна башында Калуга губернаторы Анатолий Артамонов әлеге тәкдимне Владимир Путинга җиткерде һәм соңрак Президент аны хуплап каршы алды, дип белдерде. Нәтиҗәдә, Путинның матбугат сәркатибе - Дмитрий Песков моны кире кагарга мәҗбүр булды. “Тәкдим яңгырады. Мәгълүмат буларак, кабул ителде. Тик бернинди карар да кабул ителмәде. «Он бы не согласился с такой формулировкой» диде.

Президентның карашы аңлашыла. Ул күпмилләтле ил башлыгы. Әмма бу атнада шушы темага бәхәснең икенче дулкыны башланды. Ул нидән гыйбарәт - безнең репортаж.

5 гасыр үткәч - исләренә төште. Угра елгасы ярындагы каршылыкны Калуга губернаторы Анатолий Артамонов зур җиңү буларак бәйрәм итәргә тәкдим итә. Ә Чынлыкта анда нәрсә була соң? Тарихчылар ни ди? Искәндәр Гыйләҗев Уградагы вакыйгалар - ул чордагы сәяси көрәшнең бер эпизоды гына, ди.

Тарихи вакыйгаларны бәяләгәндә - кайтавазы турында да уйларга кирәк, ди тарихчылар беравыздан.

КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев:

"Безнең тарихта шактый күп даталар. Ләкин бу датаны күбрәк политик яктан карыйлар. Минем уйлавымча, тарих бн бәйләгән даталарны бөтен халыкларга каршылыкка алып бармасын. Урыс һәм татарлар арасында, 500 елдан күбрәк вакыт үтте. күбрәк политик яктан түгел, культура, тарихи яктан уйларга кирәк", - диде.

Россия Федерация Советында Татарстан вәкиле Олег Морозов:

Без нәрсә билгеләп үтәргә җыенабыз соң? Кайбер тарихчылар моны дипломатик алым булган, диләр. Әзерлекләрен күрсәтү өчен: бер як һөҗүм итәргә, икенчесе сакланырга әзерлекне. Тарих буенча, бу никадәр мөһим әйбер соң? - зур шигем бар. Аннан соң, без бит федератив дәүләт. Калугалар мөһим, дип саный икән, үзләре билгеләп үтсеннәр. Безнең календарьдә 21 нче сентябрь бар. Князь Дмитрийның җиңүенә багышланган хәрби дан көне. Булганнарын билгеләп үтик! Ник тагын бер бәйрәм кирәк?", - дип саный.

Бәйрәм датасын билгеләү турындагы шикле тәкъдим бу атнада федераль телеканаллар яңалыкларына да керде. РБК - илдәге җитди каналга интервьюсында Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикерен җиткерде.

Бу хакта тулырак "Адымнар" сюжетыннан белә аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров