Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: "ТНВның ОТРда тапшырылуы - Татарстанның төп каналы икәнен тану

Илшат Әминев: "ТНВның ОТРда тапшырылуы - Татарстанның төп каналы икәнен тану

https://tnv.ru

11 Декабрь 2019, 19:15

228

0

Татарстанның төп телеканалы ОРТда татар теле өчен көрәшәчәк.

Илшат Әминев: "ТНВның ОТРда тапшырылуы - Татарстанның төп каналы икәнен тану
29 ноябрьдән “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы “Россия иҗтимагый телевидениясе” (ОТР) федераль каналы челтәрендә күрсәтелә башлады. Хәзерге вакытта сүз өч сәгатьлек көнлек формат – 6дан 8гә кадәр һәм 18 дәнән 19:00га кадәр. Әмма якын арада ТНВ бу өлешенә тагын 2 сәгать өстәләчәк һәм прайм-тайм вакыты күчәчәк. Бу хакта бүген «Татмедиа»матбугат конференциясендә ТНВ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев сөйләде. Тулырак ТНВ интернет-редакциясе материалында укыгыз.

Цитата:

- Билгеле булганча, Россия Иҗтимагый телевидениесе –ул, барыннан да элек, җәмгыятьтә барган вакыйгаларга, гадәти кешеләргә юнәлдерелгән федераль телеканал . ОТР һәм ТНВ миссияләре охшаш: каналга актив тормыш позициясе булган кешеләрне җәлеп итеп, заманча җәмгыять формалаштыру һәм үстерү.

Без мәгълүматне тапшыру, мәгарифкә һәм белем бирүгә басым ясыйбыз. ОТР һәм ТНВ концепциясе нигезендә гомумкешелек әхлакый кыйммәтләре ята. ТНВның “Дөньяны бергәләп яхшыга үзгәртик!” дигән слоганы да очраклы гына түгел.
Якын арада ТНВ тапшыруларны биш сәгатькә кадәр арттырачак. Илшат Әминов сүзләренә караганда, “Яңа Гасыр” телеканалының Прайм-таймга кичке тапшырулар вакытын киңәйтү планлаштырыла. Ягъни 19: 00дән соң.

Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән, ОТР каналының беренче мультиплекс составында, региональ блокларга ОТР партнерлары контенты программаларын кертү турында карар кабул ителде. Әгәр элек беренче мультиплекста цифрлы форматта ун телеканалдан “Россия 1” һәм “Россия 24” гына трансляцияләгән булса, хәзер аларга ОТР өстәлде.



Цитата:

- Әлегә без зур булмаган күләмдә алдык, чөнки әзерлеккә вакыт аз иде. Без киләсе ел дәвамында биш сәгатькә чыгарга тиеш. Техник проблемалар да, иҗади проблемалар да булды. Техникларын без үзебез хәл иттек. “ОТР” каналында тапшырулар башлап җибәрү өчен без “ТНВ-Татарстан” һәм “Шаян” каналларыннан резерв серверларны төшердек. Алар әлегә резервсыз йөри, әмма без моны хәл итәчәкбез. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Әмма техник яктан гына тапшыруларны җайга салу өчен без өстәмә акча сорамадык, - диде Әминов.

“Яңа гасыр” генераль директоры сүзләренә караганда, ОТР сәгатьләрен арттыру өчен Татарстан каналын рус телле контент үстерәчәк. Форматлар эзерләү стадиясендә. Бу актуаль интервьюлар, ток-шоу һәм документалистика форматлары булачак. Шулай ук "Здравствуйте" рус телле программасы тапшыруларын көнгә ике сәгатькә кадәр киңәйтү планлаштырыла.

“Яңа гасыр” татар теле контентын актив үстерә, ә лицензия шартлары буенча ОТР бары рус телендә генә хәбәр итә ала. Бу – “Татарстан-Яңа гасыр” өчен зур проблема. Бүген Илшат Әминов журналистларны “Яңа гасыр” телеканалы бирешергә җыенмый, дип ышандырды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров