Онлайн трансляция

Свернуть

ТАССРга 100 ел: ТНВ тантаналы чараны турыдан-туры трансляцияли

ТАССРга 100 ел: ТНВ тантаналы чараны турыдан-туры трансляцияли

https://tnv.ru

18 Декабрь 2019, 15:15

295

0

19 декабрьдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чара "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета"каналларыннан трансляцияләнәчәк. Тантаналарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

ТАССРга 100 ел: ТНВ тантаналы чараны турыдан-туры трансляцияли
Иртәгә 16:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.

Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге УП-572 номерлы Указы белән, республика торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

Концерт программасында Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары: ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры катнашачак.

Сәхнәгә шулай ук яшь һәм талантлы башкаручылар да чыгачак: Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Эльмира Кәлимуллина һ. б.

Бәйрәм чакырылган йолдызлар: Альбина Шаһиморатова, Алсу Сафина, Зөлфия Камалова, Әхмәд Агади, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак. Кичәнең алып баручысы-театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров.
Программаны заманча яшьләр коллективлары-«Мгновение» бию театры, «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгышлары бизәячәк.

“ТНВ-Планета” каналында 19 декабрьдә 16: 00 сәгатьтә туры трансляциясе һәм 22 декабрьдә 13: 30 сәгатьтә кабатлау булачак.
“ТНВ-Татарстан”  каналында 19 декабрьдә 22: 10 сәгатьтә туры трансляциясе һәм 21 декабрьдә 15: 30 сәгатьтә кабатлау булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров