Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов соц.челтәрләрдә уздырган сорауштыру нәтиҗәләре билгеле

Рөстәм Миңнеханов соц.челтәрләрдә уздырган сорауштыру нәтиҗәләре билгеле

https://tnv.ru

19 Декабрь 2019, 11:11

102

0

Татарстан Республикасы Президенты татарстанлылыарга 31 декабрь көнен ял ясарга кирәкме дигән сорау куйган иде.

Рөстәм Миңнеханов соц.челтәрләрдә уздырган сорауштыру нәтиҗәләре билгеле
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм һәм ВКонтакте челтәрендә татарстанлылыарга 31 декабрь көнен ял ясарга кирәкме дигән сорау куйган иде.

Сорауштыру нәтиҗәләре буенча Инстаграмда – 89%, ВКонтакте челтәрендә – 85% кеше 31 декабрьне ял көне ясарга теләк белдергән.

"Бүген боерыкка кул куелды - 28 декабрьдә эшлибез, 31 декабрь ял итәбез. Республика территориясендәге барлык оешмаларны да кушылырга чакырам. Якынлашып килүче Яңа ел белән!",- дип Рөстәм Миңнеханов соц.челтәрләрдә язды.

Комментарии 0

Аватар