Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында Миңтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында Миңтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

https://tnv.ru

20 Январь 2020, 14:15

322

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президентына бүген, 20 гыйнварда, 83 яшь тулды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында Миңтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм битенә видео урнаштырды. Анда алар Минтимер Шәрип улы белән бергә төрле чараларда катнашалар, шулай ук рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыла.

"Бүген Минтимер Шәриповичның туган көне, дуслар! Аның Татарстан һәм татар халкы үсешенә керткән хезмәтен бәяләп бетергесез. Әйдәгез, барыбыз да аны котлыйк! Тазалык, озын гомер телик!", - дип яза Президент.

Белешмә:

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында ТАССРның Актаныш районында туган. 1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлап, инженер, аннан баш инженер һәм идарәче булып эшли.

1991 елда Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. Бу вазыйфада ул 2010 елга кадәр эшләде. Аннары Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасына билгеләнде.

фото: tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров