Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан хакимиятләре Казанны карантинга ябарга җыенмыйлар

Татарстан хакимиятләре Казанны карантинга ябарга җыенмыйлар

https://tnv.ru

19 Март 2020, 17:50

289

0

Фейкларны таратучыларга штраф янаячак.

Татарстан хакимиятләре Казанны карантинга ябарга җыенмыйлар
Татарстан башкаласы карантинга ябылмаячак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, мондый мөмкинлек хәтта каралмый да.

ТР Президенты матбугат секретаре  COVID-19 үлем вирусы таралу куркынычы аркасында шәһәрне ябу мөмкинлеге турындагы мәгълүматка бәйле барлык имеш-мимешләр таралуны чикләде.

Кичә «мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» Федераль законга Интернетта фейк хәбәрләрен таратуны тыю турында өстәмәләр кертелде.

Закон бозучы физик затлар өчен 100 000 сумга кадәр, вазифаи затларга 200 000 сумга кадәр һәм ярты миллион сумга кадәр юридик затларга штраф яный.

фото: kazan.aero

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров