https://tnv.ru
30 Март 2020, 17:26
350
0
Аны республиканың барлык кешеләренә үтәргә киңәш итәләр.
Татарстан халкына үз-үзеңне изоляцияләү режимын керттеләр. Үз өйләреннән китәргә кискен очрактагына гына рөхсәт ителә. Режимны бозучыларга административ җәза яный. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстан халкы үз торакларын калдырып китә ала торган кагыйдәләр якындагы ике көндә билгеләнәчәк. Кичә мондый режим Мәскәүдә кертелде. Массакүләм чикләүләр РФ премьер-министры Михаил Мишустин боерыгы нигезендә кертелә.

Бүлешергә
Комментарии 0