Онлайн трансляция

Свернуть

Эрдоган Путинга урман янгыннарына каршы көрәштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде

Эрдоган Путинга урман янгыннарына каршы көрәштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде

https://tnv.ru

03 Август 2021, 17:50

432

0

Эрдоган Путинга урман янгыннарына каршы көрәштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде
Төркия Президенты Тайип Эрдоган бөтен ил исеменнән үзенең Россия коллегасы Владимир Путинга урман янгыннарына каршы көрәштә республикага ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның сүзләренә караганда, Россия янгыннар килеп чыккан мизгелдән үк ярдәм күрсәткән иң беренче илләрдән санала.

Төркиядә көчле урман янгыннары бер атна элек барлыкка килгән һәм илнең кайбер курорт районнарын, шул исәптән Анталья һәм Мугла ярларын колачлаган. Табигый бәла-казалар корбаннарының саны сигезгә җиткән, зыян күрүчеләр 850 дән артык.

фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров