Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2021, 10:04

333

0

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды
Бүген Татарстанда Россия Дәүләт Думасына һәм өстәмә ТР Дәүләт Советына барлык сайлау участоклары ачылды. Барлык Сайлау участокларында да коронавируска каршы чаралар да кулланылачак.

Республикада 46 вакытлыча сайлау участоклары оештырылды.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, участокларның 98% видеокамералар белән җиһазланган. Камералар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Трансляция тәүлек буе республика иҗтимагый күзәтү үзәгендә барачак.

19 сентябрь Казанда сайлау уңаеннан "Ак Барс Арена" янында зур бәйрәм оештырылачак. Казанга Олег Газманов, рэпер Мот, «Ума-Турман» һәм Filatov & Karas төркемнәре чакырылган. Бәйрәмдә татар эстрадасы йолдызлары Салават Фатхетдинов, Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров