Онлайн трансляция

Свернуть

Андрей Кондратьев: Татарстан актив рәвештә тавыш бирә

Андрей Кондратьев: Татарстан актив рәвештә тавыш бирә

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2021, 15:30

154

0

Андрей Кондратьев: Татарстан актив рәвештә тавыш бирә
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Ул республикада тавыш бирүнең штатлы режимда узуын билгеләп үтте.

«Барысы да гадәти режимда уза. Мин дә, тавыш биргәч, сайлау участогыннан яхшы кәеф белән китәм», — дип җиткерә Кондратьев сүзләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Ул бүген берничә участокта булуын әйткән. «Мин Татарстанның актив рәвештә тавыш бирүен күрәм. Бу инде республика өчен традицион факт», — дип искәрткән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Исегезгә төшерәбез, 17, 18, 19 сентябрь Татарстанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уза.

фото: instagram.com/cik.rt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров