Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Владимир Путинга 69 яшь тулды

Бүген Владимир Путинга 69 яшь тулды

https://tnv.ru

07 Октябрь 2021, 10:12

897

0

Бүген Владимир Путинга 69 яшь тулды
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга 69 яшь тулды. Дәүләт башлыгы туган көнне көндез эш урынында, ә кич туганнары янында уздырачак дип хәбәр итә "РИА Новости".

Исегезгә төшерәбез, 2000 елның 7 маенда  Владимир Путин беренче тапкыр Россия Президенты вазыйфасын башкаруга кереште. Россиянең беренче президенты Борис Ельцин үз урыныннан киткәндә Путинга үз вазифаларын йөкләде. 2000 елның 26 мартында вакытыннан алда сайлаулар узды, анда Путин беренче турда ук 52 проценттан артык тавыш җыеп җиңү яулады.

2004 елда Путинны икенче срокка сайладылар. 2008 елда аны Дмитрий Медведев алыштырды, бу вакытта Владимир Путин РФ премьер-министры вазифасында иде. 2012 елда Путин янә Россияне җитәкли башлады, 2018 елда ул шулай ук сайлауларда җиңү яулады.

Россия Президенты халыкара аренада ил мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итә, Россия гражданнарының иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итә.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров