Онлайн трансляция

Свернуть

Баулы районы башлыгы үз вазыйфасыннан китте

Баулы районы башлыгы үз вазыйфасыннан китте

https://tnv.ru

13 Октябрь 2021, 16:14

2673

0

Китү сәбәбе яңа эшкә күчү белән аңлатыла.

Баулы районы башлыгы үз вазыйфасыннан китте
2014 елның сентябреннән Татарстанның Баулы районын җитәкләгән Рамил Гатиятуллин үз вазыйфасыннан китте. Бу "Татнефть"ка эшкә күчү белән бәйле. Бу хакта "Казанский репортер" хәбәр итә.

Баулы районының яңа башлыгы итеп 41 яшьлек Ильяс Гозәеровны билгеләделәр. Аның кандидатурасын Гатиятуллин тәкъдим итте. Ильяс Гозәеров Баулының Якты Күл авылында туган. Башкорт дәүләт аграр университетын һәм Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

2015 елдан башлап Гозәеров муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарды, дип хәбәр итә «Әлмәт ТВ».


Фото: tatcenter.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров