https://tnv.ru
19 Октябрь 2021, 15:17
334
0
Сәбәбе - коронавирус.

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путинга коронавирус вәзгыяте уңаеннан 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көннәрен кыскартуны сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.
Голикова сүзләренә караганда, кайбер төбәкләр өчен 23 октябрьдән үк эш көннәренең кыскаруы каралырга тиеш. Аның тәкъдимен премьер Михаил Мишустин хуплады. Инициативаны 20 октябрьдә Путин белән узган киңәшмәдә тикшерергә планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, ноябрь башында Россия халкы дүрт көн рәттән, 4-7 ноябрьдә ял итәчәк.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0