Онлайн трансляция

Свернуть

1 ноябрьдән законнарга кайбер үзгәрешләр кертелә

1 ноябрьдән законнарга кайбер үзгәрешләр кертелә

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2021, 15:46

186

0

1 ноябрьдән законнарга кайбер үзгәрешләр кертелә
1нче ноябрьдән законнарга кайбер үзгәрешләр кертелә. Алар пенсионерлар, эшмәкәрләр, йөк машиналарын йөртүчеләр һәм милек хуҗаларына кагыла. Бүгеннән нәрсәләрне белеп тору кирәк? Алдагы материалда.  

Төп яңалыкларның берсе пенсионерларга өстәмә түләүләр хакында.  Ленинградны камалыштан азат итүдә катнашучыларга ноябрьдә 50 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Россиядә алар 75 меңнән артык. Өстәмә түләү 22нче ноябрьгә кадәр пенсия белән бергә киләчәк.

Моннан тыш 1нче ноябрьдән гражданнар авиациясенең һава суднолары экипажларында хезмәт куйган һәм таш күмер чыгару тармагында эшләгән өлкәннәргә дә пенсия өстәләчәк. Күләме, хезмәт стажына карап, һәркемгә аерым билгеләнә.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында белә аласыз.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров