https://tnv.ru
11 Ноябрь 2021, 10:50
141
0

Татарстан халык санын алуның иң актив төбәкләр арасына керде. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Россия Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә барышында хәбәр итте.
Бүгенге көндә халык санын алуда илнең 133,5 млн кешесе катнашты. Бу - дәүләт халкының гомуми саныннан 91,6%, дип билгеләп үтте спикер.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Төньяк Кавказда эш тәмамланды диярлек, шул ук вакытта Чечня Республикасында исәпкә алучылар Россиядә беренчеләрдән булып бөтен биналарны йөреп чыгуны төгәлләделәр.
Ставрополь һәм Краснодар крайларында, Волгоград һәм Тула өлкәләрендә, Мордовиядә, Чукоткада халык санын алу ахырына якынлаша. "Татарстанда һәм Башкортстанда бик яхшы бара", – дип ассызыклады Малков.
Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара.
Фото: vk.com

Бүлешергә
Комментарии 0