https://tnv.ru
23 Декабрь 2021, 14:55
1196
0
Россия Президенты Владимир Путин Kazanfirst басмасы баш мөхәррире Кирилл Шлыковның күп балалы гаиләләр өчен яшәү урыннарын арттыру буенча федераль программа турындагы соравына җавап бирде.
"Мәсьәләнең куелышы бик дөрес. Бездә инфраструктура үсешенә зур акчалар бүлеп бирелә. Бу ихтыяҗларны территорияләрне инфраструктура үсеше проектларына кертергә кирәк. Хөкүмәт алдына шундый бурыч куячакмын", - диде Путин.
Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясенең трансляциясен Сез безнең сайтта һәм YouTube-каналда карый аласыз.
Мәскәү манежында үтә торган чарада 507 журналист катнаша. Аларның бишесе Татарстаннан. "Яңа Гасыр" телеканалыннан сорауларны хәбәрче Лина Зиннәтуллина бирәчәк.

Бүлешергә
Комментарии 0