Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов ТНВ хәбәрчесенең "Хатын-кыз төбәк белән идарә итә аламы?" дигән соравына җавап бирде

Рөстәм Миңнеханов ТНВ хәбәрчесенең "Хатын-кыз төбәк белән идарә итә аламы?" дигән соравына җавап бирде

https://tnv.ru

28 Декабрь 2021, 13:04

1745

0

Рөстәм Миңнеханов ТНВ хәбәрчесенең "Хатын-кыз төбәк белән идарә итә аламы?" дигән соравына җавап бирде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән йомгаклау матбугат конференциясендә ТНВ хәбәрчесе Алия Хәйретдинованың "Хатын-кыз төбәкне җитәкли аламы?, дигән соравына җавап бирде.




«Шушы көннәрдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның матбугат конференциясе узды, анда аңа хатын-кыз Чечен Республикасын җитәкли алырмы, дигән сорау бирделәр. Һәм ул: "Юк, алмый, ир-ат кына җитәкли ала", дип җавап бирде. Сез ничек уйлыйсыз?",- дип сорады Алия Хәйретдинова.

"Мин Рамзан Әхмәтовичка зур хөрмәт белән карыйм, аны дус буларак та хуплыйм. Тик икенче яктан, мин шуны әйтергә тиеш — Аллаһы Тәгалә безгә кем сугышырга, кем гаиләне тәэмин итәргә тиеш, кем бала табарга тиешлеген бүлгән. Минемчә, Рамзан Әхмәтович бу мәсьәләне истә тоткан", - дип фаразлады Татарстан Президенты.

«Без хатын-кызларга күпне йөклибез. Хатын-кызларның төп эше - балалар, гаилә. Хатын-кызларның башка бурычлары бар. Мин аның хатын-кызларга, әнисенә нинди мөнәсәбәт белән караганын беләм. Рамзан Әхмәтович бу мәсьәләдә үрнәк. Шуңа күрә мин аны хуплыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.



Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров