Онлайн трансляция

Свернуть

Сораштыру: россиялеләрнең Путинга ышаныч дәрәҗәсе бер атна эчендә 71%ка кадәр арткан

Сораштыру: россиялеләрнең Путинга ышаныч дәрәҗәсе бер атна эчендә 71%ка кадәр арткан

https://tnv.ru

02 Март 2022, 14:37

3809

0

Сораштыру: россиялеләрнең Путинга ышаныч дәрәҗәсе бер атна эчендә 71%ка кадәр арткан
"Общественное мнение" фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, 20-27 февральдә Россия Президенты Владимир Путинга карата гражданнарның ышаныч дәрәҗәсе 60тан 71 процентка кадәр арткан.

Моннан тыш, ФОМ мәгълүматларына караганда, шул ук чорда Россия лидеры эшчәнлеген хуплаучылар саны 64 тән 71 процентка кадәр арткан, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Шулай ук респондентларның 69 проценты ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген дөрес дип атады. Россиялеләрнең 8 проценты гына башкача фикер йөртә.

Сораштырылучыларның 65 проценты Украина территориясендә хәрби махсус операция үткәрү турындагы Путинның карарын хуплады, 17 проценты тискәре карый.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров