Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Хөкүмәте армиядән кичектерүнең яңа кагыйдәләрен раслады

Россия Хөкүмәте армиядән кичектерүнең яңа кагыйдәләрен раслады

https://tnv.ru

29 Март 2022, 13:49

2649

0

Россия Хөкүмәте армиядән кичектерүнең яңа кагыйдәләрен раслады
РФ Хөкүмәте Мәгълүмати технологияләр (IT) өлкәсендә эшләүче ил компанияләре белгечләре өчен армиядә хезмәт итүдән кичектереп тору кагыйдәләрен раслады. Мондый карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган дип, Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә таянып, ТАСС хәбәр итә.

"Сүз югары белемле һәм бер елдан күбрәк эш стажы булган IT-компанияләрдә эшләүче 27 яшькә кадәрге яшь егетләр турында бара", - диелә хәбәрдә.

Белгечләренә армиядән "отсрочка" алырга теләгән Россия компанияләре барлык мәгълүматны Минцифрларга 1 майга кадәр җибәрергә тиеш.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров