Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Жириновскийның кайда һәм кайчан җирләнәчәге билгеле

Владимир Жириновскийның кайда һәм кайчан җирләнәчәге билгеле

https://tnv.ru

07 Апрель 2022, 11:38

2764

0

Владимир Жириновскийның кайда һәм кайчан җирләнәчәге билгеле
ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны 8 апрель Мәскәүнең Троекурово зиратында җирләячәкләр. Сәясәтче белән хушлашу союзлар Йортының Колонналар залында узачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, кичә 76нчы яшендә ЛДПР фракциясенең лидеры Владимир Жириновский вафат булды. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.

"Авыр һәм озак авырудан соң Владимир Вольфович Жириновский вафат булды. Ачык, талантлы сәясәтче иде. Дөньяның ничек оештырылуын һәм күп нәрсәне алдан күргән кеше. Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе лидеры. Ул һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә булды. Аның шәхесе шулкадәр масштаблы ки, аннан башка хәзерге Россиянең сәяси системасы үсеше тарихын күз алдына китерүе кыен", - диде Володин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров