https://tnv.ru
20 Апрель 2022, 16:25
2138
0
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда май аенда ял көннәрен озайту планлаштырылмый, дип белдерде.
Галимова май бәйрәмнәре календаре раслануын искә төшерде. «Бу-федераль закончылык. 30 апрель, 1, 2, 3 май, шулай ук 7, 8, 9 һәм 10 май ял һәм бәйрәм көннәре дип билгеләнгән календарь бар», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне билгеләп үтелә. Россия Хөкүмәтенең "2022 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары нигезендә, ял көннәре 1 гыйнвардан 3 майга, ә 2 гыйнвардан 10 майга күчерелгән.
2022 елда татарстанлыларга барлыгы 119 көн ял итәргә туры киләчәк, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике ялга кимрәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0