Онлайн трансляция

Свернуть

Путин: Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү - Россия тарихында иң мөһим дәверләрнең берсе

Путин: Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү - Россия тарихында иң мөһим дәверләрнең берсе

https://tnv.ru

19 Май 2022, 17:44

378

0

Путин: Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү - Россия тарихында иң мөһим дәверләрнең берсе
РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән котлады.

«Без бу тантанага Татарстан Республикасына дистәләрчә дәүләттән: сәясәтчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм иҗат өкәләреннән, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килүенә чын күңелдән шатбыз», — дип башлады мөрәҗәгатен Владимир Путин.

«Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итү илебез тарихында иң әһәмиятле чорларның берсе булды, аның күп динле дәүләт буларак формалашуына зур йогынты ясады, Россиянең бердәм күпмилләтле халкы формалашуда мөһим роль уйнады.

Гасырлар дәверендә Россия мөселманнары ил үсешенә зур өлеш кертте һәм өлеш кертүен дәвам итә. Аларның төрле өлкәләрдәге ачык казанышлары — безнең бай тарихи, фәнни, мәдәни, рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше», — диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин ассызыклаганча, Россия мөселманнары илнең халыкара элемтәләрен киңәйтүдә актив катнашалар. Моны бүгенге чаралар, бигрәктә, «Россия — ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммит һәм «Россия — ислам дөньясы» стратегик төркеменең чираттагы утырышы раслый.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров