Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны "Дуслык" ордены белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны "Дуслык" ордены белән бүләкләде

https://tnv.ru

23 Май 2022, 15:43

1089

0

Бүләкләү бүген «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» китабын тәкъдир итү кичәсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны "Дуслык" ордены белән бүләкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде.

Бүләкләү бүген «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» китабын тәкъдир итү кичәсендә булды. Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды.

«Мин Фәрит Хәйрулла улын 25 ел гына түгел, ә аннан да озаграк беләм, — дип хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. — Фәрит Хәйруллович бик зур эш башкара. Аның белән бергә 1998 елга кадәр без республика Хөкүмәтендә эшләдек. Бу вакыт эчендә без бер-беребезне яхшы белеп өлгердек. Төрле вазыйфаларда бергә эшләдек. Монда безне «синхронизацияләгән» беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зур казанышы да бар, һәм менә бу система алга таба да эшләвен дәвам итә. Бернинди аңлашылмаучанлык та юк — Президент Аппараты, Хөкүмәт… бурычлар куелган, һәм барлык мәсьәләләр хәл ителә. Бүген безнең ышанычлы парламентыбыз бар, һәм бу бик җитди эш. Башкарма хакимияткә көчле парламенттан башка эшләү мөмкин түгел!» — ди президент.

фото: пресс-служба президента РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров